Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза өлкәсенең Исса районында Сабантуй узды
23 июлдә Пенза өлкәсенең Исса районы Салман авылында Сабантуй бәйрәме узды. Татар халык бәйрәменә Пенза өлкәсенең Исса районында яшәүче төрле милләт вәкилләре килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Исса районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Николай Хрипунов, Каменный Брод авыл советы рәисе Хәлил Бахметов, шулай ук Пенза өлкәсенең «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Җиһанша Туктаров һәм башкалар бәйрәмдә катнашучыларны котлап, теләкләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.
- Салман (рус. Большая яки Верх. Салмовка) – Пенза өлкәсенең Исса районына керә торган татар авылы. Авылны шулай ук Кәмәнәк, Югары Ташкичү, Килмаевка дип тә атыйлар. Авылда 2004 елда 102 йортта 288 кеше яшәгән. Салман авылы 17 гасырдан Салман-Чишмә исеме белән билгеле.
- Каменный Брод – XVII гасыр уртасыннан алып Инсару шәһәре янында дала каравылларында, дала күчмә халыкларның Исса елгасы аша үтеп керә торган урыннарында хезмәт иткән темник татарлары нигез салган авыл. Беренче тапкыр 1614 елда (18 ишегалды) искә алына. 1780 елда – Каменный Брод –рус-татар авыл җирлеге. Генераль ызанлау вакытында XVIII гасыр ахырында татарлар Исса елгасыннан аның сул як кушылдыгына күченә, аларның ул авылы Кәмәнәк дип йөртелә башлый, диелә ачык чыганаклардагы белешмәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз