Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсенең Дәхтәрни авылында Сабан туе 12 июньдә – Россия көнендә булды
2023 елның 12 июнендә, Россия көнендә, Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Дәхтәрни авылында Сабан туе узды. Һава торышы начар булуга да карамастан, Дәхтәрни, Ялгаш, Татар Кынадысы, Бистән, Евлашево авылларында яшәүчеләр тантаналы чаралардан баш тартмады һәм Мәдәният йортына килде.
Чарага күпсанлы мактаулы кунаклар җыелды, алар арасында Пенза өлкәсе Хөкүмәтенең эчке һәм мәгълүмати сәясәт министры Павел Маслов, Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты, «Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты Президиумы әгъзасы Илдар Акчурин, Кузнецк районы башлыгы Валерий Костин бар иде.
Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты, «Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты Президиумы әгъзасы Илдар Акчурин исеменнән авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру Сабан туеның истә калырлык мизгелләреннән берсе булды.
Бәйрәм кунаклары игътибарына милли җыр-биюләрне үз эченә алган концерт программасы тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз