news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә «Ай, былбылым» III төбәкара фестивале узды

https://tatar-congress.org/

Пенза өлкәсенең Яңа Усть-Уза авылында татар җыры һәм музыкасы буенча «Ай, былбылым» III төбәкара фестивале узды. Анда Усть-Уза авылы мәдәният йортының «Чишмә» татар халык ансамбле катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык катнашучыларны һәм кунакларны авыл мәчете имам-хатыйбы Рафыйк Измайлов, эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министрлыгының дини һәм милли оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Тимофей Лещенко һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде.

Сәхнәдән татар һәм рус телләрендә җырлар яңгырады, конкурста катнашучылар халык биюләрен һәм дәртле музыка композицияләрен башкарды.

«Чишмә» ансамбленә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

«Чишмә» татар җыры ансамблен һәм аның җитәкчесе Алия Якупованы котлыйбыз һәм уңышлар телибез», диелгән хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100