news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең «Ак калфак» оешмасы чигү, бәйләү һәм тегү дәресләрен оештыра

Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк оешмасы татар халык кул эшләрен тергезү белән шөгыльләнә. Шул уңайдан кул эшләре дәресләре оештыра. Бу хакта Пенза өлкәсе татар автономиясе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Матур иҗади һөнәрләр белән кызыксынучы хатын-кызлар һәм балаларны (кызларны) чигү, бәйләү һәм тегү кебек татар халык кул эшләрен торгызуга кушылырга чакырабыз, диелә хәбәрдә.

Дәресләр һәр якшәмбе 12-14 сәгатьләрдә Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе офисында үткәрелә.

«Чигү — татар халкының иң матур һәм традицион сәнгатьләренең берсе. Әлеге дәресләргә килүчеләр төрле чигү техникасын өйрәнә алачак, татар бизәге үзенчәлекләрен үзләштерәчәк. Бәйләү һәм тегү — шулай ук татар халкы милли мәдәниятенең аерылгысыз өлеше», ди оештыручылар.

Дәресләр Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты әгъзасы, язучы, туган якны өйрәнүче Фирдәүс Түмеркина җитәкчелегендә узачак.

Үз иҗади потенциалыгызны ачу, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында күбрәк белү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Безгә кушылыгыз, бергәләп милли мирасыбызны торгызыйк һәм саклыйк, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100