news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылы мәхәлләләре арасында чаңгы ярышы булган

Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылы мәхәлләләре арасында чаңгы ярышы булган
Фото: https://vk.com/dumrf_tat

Узган ялларда Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы мәхәлләләре арасында чаңгы ярышы булган. Ярыш Россиядә «Гаилә елы» һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән «Мөселман гаиләсе елы» уңаеннан оештырылган. Бу турыда Диния нәзарәте социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Чараны Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән аның составындагы «Кәшшаф белән Зөләйха» мәчете үткәргән, моның өчен махсус кубоклар да эшләткәннәр. Узышларда 5 мәхәлләдән 4әр кеше катнашкан. Чаңгычылар өчен туганнары, авылдашлары җан аткан, 4 чакрым араны беренче килергә көч биреп торган.

Нәтиҗәдә, оештыручы мәхәллә мөселманнары беренче урынны яулаган.

Мондый башлангычны хуплап, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ислам Дашкин: «Спорт тизлек, тәвәккәллек, көч һәм көрәш сыйфатларын үстерә. Болар сәламәтлекне һәм күтәренке кәефне саклау белән бергә, Аллаһы Тәгалә юлында игелекле эшләр башкару өчен дә кирәк», - диде.

Моннан соң әлеге чаңгы узышын ел саен үткәрергә килешкәннәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100