Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылы мәктәбе музее зур җиңү яулаган
Бу атнада Гомумроссия мәктәп музейлары бәйгесе финалистлары билгеле булды. Алар арасында татар музее да бар. Пенза өлкәсендә үткән төбәк этабы нәтиҗәләре буенча беренче бишлеккә Урта Әләзән авылының 1 нче мәктәбендә эшләп килүче туган якны өйрәнү музее да керде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төбәкнең Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, Урта Әләзән мәктәбенең этнография экспозициясе «Иң яхшы этнографик/туган якны өйрәнү экспозициясе» номинациясендә ике җиңүченең берсе булды. Урта Әләзән авылы — Идел буенда гына түгел, бөтен Россиядә дә иң зур татар авылларының берсе. Аның мәктәп музее җирле халыкның тарихын, тормыш-көнкүреш традицияләрен һәм рухи мирасын кадерләп саклый.
Җиңүчеләрне алда төп сынау көтә. 8-11 октябрьдә Мәскәүдә «Хәтер яши» дигән Гомумроссия мәктәп музейлары форумы кысаларында бәйгенең финалы узачак. Катнашучыларга жюри алдында үз проектларын якларга туры киләчәк: төп экспонатлар белән презентация ясарга, аудиторияне җәлеп итү ысуллары турында сөйләргә һәм уңышлы тәҗрибә белән уртаклашырга кирәк булачак.
Мәскәүдә 70 җиңүче билгеләнәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз