Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза өлкәсендә Закир Кормаев истәлегенә шахмат турниры узды
Пенза өлкәсенең Исса районында районның Мактаулы гражданины Закир Кормаев истәлегенә шахмат буенча ачык турнир уздыру традициясе дәвам итә.
2023 елның 5 гыйнварында уникенче тапкыр рәттән «Исса районының Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» базасында ярышлар узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.
Чараның тантаналы ачылышында Закир Кормаевның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, шулай ук оештыручылар, иганәчеләр, ярышларда катнашучылар һәм тамашачылар бар иде.
Алар алдында Закир Кормаев турындагы истәлекләре белән уртаклашып һәм командаларга уңышлар теләп Исса районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Николай Хрипунов, Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров, Закир Кормаевның тормыш иптәше чыгыш ясады.
Турнирда Саранск командасы җиңү яулады, икенче урынны Рузаевка шәһәренең «Юнитерчылар» командасы, өченче урынны Мокшан эшчеләр бистәсе командасы алды. Балаларга кыйммәтле бүләкләр – кубоклар, грамоталар, медальләр тапшырылды. Шахмат турнирында барлыгы 10 команда катнашты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз