news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә «Яңа йолдыз» IV төбәкара балалар иҗаты конкурсы финалы була

Пенза өлкәсендә «Яңа йолдыз» IV төбәкара балалар иҗаты конкурсы финалы була
Фото: Пенза өлкәсе татар автономиясе

25 апрельдә Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылы мәдәният йортында «Яңа йолдыз – 2026» IV төбәкара балалар иҗаты конкурсы финалы узачак. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Бу хакта Пенза өлкәсе татар автономиясе хәбәр итә.

Конкурсның максатлары:

  • үзешчән милли иҗатны үстерү;
  • яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү;
  • Пенза өлкәсе халыкларының этнокультур үсеше өчен шартлар тудыру.

Конкурсның беренче этабы татар теле һәм әдәбияты өйрәнелә торган мәгариф учреждениеләрендә узган. Икенче (читтән торып үткәрелгән) этап җиңүчеләре финалга юллама алган.

Финал ярышында сигез торак пункттан (Кикин, Кабылкин, Югары Әләзән, Урта Әләзән, Түбән Әләзән, Индерка, Олы Труев һәм Татар Канадей) җыелган 11 яшьтән 13 яшькә кадәрге катнашучылар очрашачак.

«Яңа йолдыз – 2026» конкурсын «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Пенза өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты өйрәнелә торган мәгариф учреждениеләре директорлары ассоциациясе оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot