news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә «Яңа йолдыз-2024» төбәк балалар иҗат һәм талант бәйгесе узган

18 апрельдә Пенза өлкәсендә берьюлы берничә татар авылында ll «Яңа йолдыз-2024» төбәк балалар иҗат һәм талант конкурсының беренче этабы узган. Бу хакта Пенза өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте сайтында хәбәр итәләр.

Бу юлы Кабылкин, Зур Труев, Урта Әләзән һәм Түбән Әләзән авылларыннан балалар иҗаты бәяләнгән.

Катнашучылар әти-әниләре белән бергә татар биюләре, сәхнәләштерүләр һәм татар ашлары аша үзләренең талантларын һәм мираска тугрылыкларын күрсәткән.

Җиңүчеләр исемлеге:

Диләрә Дасаева – Кабылкин авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль урта белем бирү учреждениесе;

Әмирә Әбсәләмова – Зур Труев авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль урта белем бирү учреждениесе;

Мәдинә Уразаева – Урта Әләзән авылы 1 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль урта белем бирү учреждениесе;

Марат Ельмиев – Түбән Әләзән авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль урта белем бирү учреждениесе.

Конкурсның беренче этабында җиңгән балалар лаеклы танылу һәм конкурс финалында катнашуны дәвам итү мөмкинлегенә ия булган. «Яңа йолдыз-2024»нең икенче этабы да шул ук дәрәҗәдә якты узар һәм талантлы катнашучыларга үзләрен күрсәтергә, чын яңа йолдызлар булырга мөмкинлек бирер дип көтелә.

Мәктәп коллективларына, барлык катнашучыларның әти-әниләренә һәм конкурс этапларын оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Нәкъ сезнең катнашуыгыз бу чараларны җәмгыятебез һәм киләчәк буыннар өчен мөһим итә, диелә хәбәрдә.

Чараны «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте» «Талантлар территориясе» Төбәкара мәдәни-агарту фестивале кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытыла торган мәгариф учреждениеләре Директорлары ассоциациясе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк җәмгыяте белән берлектә гамәлгә куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100