news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә «Яңа йолдыз-2023» бәйгесенең беренче зона этабы җиңүчеләре билгеле

Пенза өлкәсендә «Яңа йолдыз-2023» бәйгесенең беренче зона этабы җиңүчеләре билгеле
оештыручылар

17 мартта Пенза өлкәсенең Советлар Союзы Герое Т.К.Кержнев исемендәге Түбән Әләзән авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Укытучы һәм остаз елы уңаеннан балалар арасында «Яңа йолдыз-2023» матурлык һәм талант бәйгесенең зона этабы узды.

Урта Әләзән авылының 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Усман Әсәев, Югары Әләзән авылы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Алсу Булатова һәм Урта Әләзән авылының 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Айят Баишев бәйгенең беренче зона этабы җиңүчеләре булды, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чарада «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Җиһанша Туктаров, Пенза өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытыла торган белем бирү учреждениеләре Директорлар ассоциациясе рәисе Мәрьям Тачукова, Каюм Насыйри институты методисты, туган тел һәм әдәбият укытучысы Динә Янгузарова, Түбән Әләзән авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Эльмира Сәйфетдинова катнашты.

Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров һәм ассоциация рәисе Мәрьям Тачукова бәйгедә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Конкурстан катнашучылар визит карточкасы; сәнгать номеры; кулинар бәйге; үз халкыңның тарихын һәм мәдәниятен белү буенча интеллектуаль бәйге һәм дефиле-бал этапларында ярышты.

Конкурсның максаты – туган телендә сөйләшүче талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, гаилә һәм халык традицияләрен саклау өчен туган телне өйрәнүнең әһәмиятенә игътибарны җәлеп итү, үсеп килүче буынның аңында үз халкыңның традицияләрен сеңдерү.

Барлык конкурсантларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларны әзерләгән җитәкчеләр Рәхмәт хатларына лаек булды.

Чараны Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе II «Талантлар территориясе» Төбәкара мәдәни-агарту фестивале кысаларында Пенза өлкәсе Хөкүмәте гранты ярдәмендә Пенза өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытыла торган белем бирү учреждениеләре Директорлар ассоциациясе һәм Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгы белән берлектә үткәрде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100