news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә хатын-кызлар өчен ислам курсларын яңадан башлап җибәрделәр

Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәрендәге 1903 нче номерлы мәчет каршында хатын-кызлар өчен якшәмбе курслары кабат башланды. Бу хакта җомга вәгазендә, шулай ук социаль месенджерларда хәбәр ителде. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул турыда хәбәр итә.

Төркемнәр санын һәм расписаниесен формалаштыру турында карар җыелышта кабул ителгән. Шулай ук анда укыту оештыру мәсьәләләре дә каралган.

Дәресләр атнага берничә тапкыр график буенча даими үтә. Белемнәрне дәвам итүче һәм укуны башлап җибәрүче төркемнәр бар.

Төркемнәрне Пенза өлкәсе мөселманнарының төбәк диния нәзарәте укытучылары: Рәсим хәзрәт Әюпов, Илдар хәзрәт Нигъмәтуллин, Равил хәзрәт Коләхмәтов, Ислам хәзрәт Юнкин һәм башкалар укытачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100