news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә узган шигырь бәйгесе төрле милләт балаларын берләштерде

Пенза өлкәсенең Шемышейка районында «Хәтерлим, горурланам» дип аталган шигырь бәйгесе узды. Бу хакта Пенза өлкәсе татар автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Россиянең төрле төбәкләреннән 250дән артык мәктәп укучысын һәм студентларны берләштергән чара руслар, татарлар һәм мордвалар гасырлар буе дус-тату яши торган Оз авылында үтте.

Конкурс «Татар мәдәнияте йөзләрдә һәм язмышларда» Төбәкара марафоны кысаларында оештырылды. Бәйгедлә катнашучылар патриотизм, геройлар турында истәлекне саклау һәм милләтара татулык темасына шигъри әсәрләр тәкъдим итте.

Конкурс кысаларында төрле мәдәни-белем бирү чаралары (татар әдәбияты дәресләре, интеллектуаль викториналар, балаларның иҗат җимешләреннән торган иҗади күргәзмәләр һ.б.) үткәрелде.

Авыл мәктәбендә Анатолий Макеев истәлегенә багышланган Герой партасы ачылу мөһим вакыйга булды.

Чараны гражданлык җәмгыятен үстерү буенча Татарстан Республикасы Президенты фонды гранты ярдәмендә Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе оештырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot