news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә «Тургай» төбәкара балалар фольклор бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Михаил Лермонтов исемендәге Пенза өлкә китапханәсендә «Тургай» төбәкара балалар фольклор конкурсы узды. Ул «Талантлар территориясе» II төбәкара мәдәни-агарту фестивале кысаларында үткәрелде. Конкурс Пенза өлкәсе Эчке һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгыннан грант ярдәме алды. Бу хакта Пенза өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтариятенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Конкурска 600 эш тәкъдим ителгән, финал этабына бары тик 60 эш чыккан, алар арасында 31 җиңүче сайланган. Пенза районы мәктәптән тыш эшләү үзәгенең Елена Радченко җитәкчелегендәге «Изюминка» хореография ансамбле командасы конкурста Гран-прия иясе булды.

Пенза өлкәсе эчке һәм мәгълүмати сәясәт министры Павел Маслов аларга лаеклы бүләк тапшырды.

Чараны Пенза өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Җиһанша Туктаров сәламләү сүзләре белән башлады. Ул конкурста барлык милләт вәкилләре катнашуы аны аеруча әһәмиятле итүе турында әйтте. Моннан тыш, конкурс яшь буынның гражданлык үзаңы, ватанпәрвәр һәм күтәренке рух формалашуына ярдәм итә, диде.

Конкурста катнашучылар Россиянең төрле төбәкләрен, шул исәптән Түбән Новгород, Саратов һәм Самара өлкәләрен, Татарстан, Башкортостан һәм Мордовияне тәкъдим итте. Һәр коллектив уникаль фольклор номерларын, шул исәптән әрмән җырлары, таҗик әкиятләре, казах, үзбәк, мордва һәм чуваш биюләрен дә күрсәтте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100