Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза өлкәсендә туган тел һәм әдәбият укытучылары семинары узды
2 февральдә Пенза өлкәсенең Югары Әләзән авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә телне, мәдәниятне, традицияләрне саклау һәм укучыларны рухи-әхлакый тәрбияләү» дип аталган темага мәктәп директорлары, туган тел һәм әдәбият укытучылары семинары узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пленар утырышта гомуми белем бирү учреждениесе директоры Мәрьям Тачукова «Югары Әләзән гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту» дигән темага эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Семинар кысаларында «Туган тел, мәдәният һәм традицияләрне саклау мәсьәләләре. Проблемалар һәм перспективалар» дигән түгәрәк өстәл узды. Анда төбәкнең төрле милләт вәкилләре катнашты.
Семинар кунаклары өчен шулай ук мәктәп музеена экскурсия оештырылды, ачык һәм дәрестән тыш эшчәнлек дәресләре тәкъдим ителде.
Чара мәктәп педагоглары һәм балалар иҗат коллективларының чыгышы белән тәмамланды.
«Югары Әләзән авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Мәрьям Тачуковага һәм педагоглар коллективына җылы кабул иткәннәре һәм шундый семинар оештырганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барысы да мәктәп эшчәнлеге тәҗрибәсеннән бай, кызыклы мәгълүмат һәм укытучылар белән аралашудан гаять зур канәгатьлек хисе алды. Семинар югары дәрәҗәдә оештырылган. Барысы да җентекләп уйланган. Укытучы һәм остаз елы яхшы башланды», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз