Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза өлкәсендә туган тел һәм әдәбият укытучылары семинары булды
Пенза өлкәсе Югары Әләзән мәктәбендә «Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү» дигән темага семинар узды. Анда мәктәп директорлары, туган тел һәм әдәбият укытучылары катнашты.
Пленар утырышта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Мәрьям Тачукова «Югары Әләзән урта мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту» темасына эш тәҗрибәсе турында презентация ясады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Семинар кысаларында «Туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләре. Проблемалар һәм перспективалар» дигән түгәрәк өстәл узды. Анда төбәкнең төрле милләт вәкилләре катнашты.
Шулай ук семинар кунаклары өчен мәктәп музеена экскурсия оештырылды һәм ачык дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек тәкъдим ителде.
Чара педагогларның һәм балаларның иҗади коллективлары чыгышы белән тәмамланды.
«Югары Әләзән авылы мәктәбе директоры Мәрьям Тачукова һәм укытучылар коллективына җылы кабул итүләре һәм семинар өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Барысы да мәктәп эше тәҗрибәсеннән кызыклы мәгълүмат, коллектив белән аралашудан рәхәтлек алды. Семинар югары дәрәҗәдә оештырылган», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз