Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза өлкәсендә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узды
27 ноябрьдә Пенза өлкәсендә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. «Татарча диктант» акциясе кысаларында «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» офисында һәм татар телен белән әдәбиятны өйрәнү буенча мәгариф оешмаларында 11 яшьтән 71 яшькә кадәрге йөздән артык кеше татар теленнән белемнәрен тикшерде.
Акциядә катнашучы иң өлкән кеше Фәрит Акъегетов иде, иң кечесе - Дамир Әмиров. Алар арасында - «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» әгъзалары, педагоглар, ата-аналар, югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары һәм башкалар бар иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матубгат хезмәте хәбәр итә.
Быел «Татарча диктант» 25, 26 һәм 27 ноябрь көннәрендә узды. Диктантны Россия һәм чит ил шәһәрләрендә, махсус оештырылган мәйданчыкларда, шулай ук онлайн-режимда язарга мөмкин иде.
Диктантны К.Насыйри институты методисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Янгуразова һәм башка укытучылар уздырды. Алар Афзал Шамовның хатлары текстыннан өзек укыды һәм катнашучыларның әзер эшләрен тикшерде.
Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештырды.
Акциянең максаты - милләтнең бөтенлеген һәм бердәмлеген ассызыклау, тарихны, телне өйрәнүгә омтылыш, халыкның белемен күтәрү, татар әдәби телен кулланучылар санын арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны ачыклауга игътибарны арттыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз