Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсендә «Татар кызы 2024» конкурсы кысаларында рәсемнәр бәйгесе игълан ителә
Пенза өлкәсендә «Татар кызы 2024» Халыкара матурлык, талант һәм милли традицияләр конкурсы кысаларында рәсемнәр онлайн-бәйгесе игълан ителә. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең хәбәрендә әйтелә.
Бәйгенең максаты – татар халкының мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру. Чараны Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә.
Бәйгедә катнашу өчен 2024 елның 5 сентябренә кадәр түбәндәге электрон адреска заявка җибәрергә кирәк: Penzatatar@yandex.ru. Җиңүчеләргә бүләкләр 11 сентябрьдә «Татар кызы 2024» Халыкара матурлык, талант һәм милли традицияләр конкурсы финалында тапшырыла. Иң яхшы эшләр социаль челтәрләрдә һәм Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе сайтында урнаштырылачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз