news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә «Татар кызчыгы – 2023. Татар малае — 2023» бәйгесе узды

Пенза өлкәсендә «Татар кызчыгы – 2023. Татар малае — 2023» бәйгесе узды
Фото: tatar-congress.org

6 гыйнвар көнне Пенза өлкәсенең Кече Труев авылы мәдәният йортында «Татар кызчыгы —2023. Татар малае —2023» бәйгесе узды. Аны белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында оештырдылар. Бәйгедә Күзнәй районының Кече Труев, Зур Труев, Татар Кынадысы, Бистән, Махалино авыллары һәм Евлашево бистәсеннән 6-12 яшьлек балалар катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны «Ак калфак» Пенза төбәге татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештыра.

Бәйгедә катнашучыларны берничә төрдә — визит карточкасы, иҗади номер, шәҗәрә агачы тәкъдим итү ягыннан сыныйлар. Өй эше итеп әниләре белән бергә пешерелгән милли ризык алып килү шарты куела.

Балалар бәйге номерларына югары дәрәҗәдә әзерлек һәм артистлыкларын, жюри әгъзаларына иҗади сәләтләрен, үзләренең халык традицияләрен һәм мәдәниятен, туган телне бик яхшы белүләрен күрсәтте, диелә хәбәрдә.

«Татар кызчыгы — 2023» бәйгесендә 1 категориядә (6-9 яшь) Гран-при иясе булып Ләйсән Байбулатова һәм Халисә Фәттахова табыла. 2 категориядә (10-15 яшь) Алинә Зарипова җиңүче була.

«Татар малае — 2023» бәйгесендә Гран-прига Рәсүл Мансуров лаек була.

news_right_1
news_right_2
news_bot