news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә Татар киносы көннәрендә «Тарлан» һәм «Исәнмесез» фильмнары күрсәтелде

Пенза шәһәренең С.М.Киров исемендәге мәдәният һәм ял үзәгендә 26 һәм 27 ноябрьдә Татарстан кинематографистларының соңгы еллардагы иң популяр ике фильмы – «Тарлан» һәм «Исәнмесез» картиналары күрсәтелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров тамаша башланыр алдыннан кунакларны сәламләде. Ул татар халкының милли-мәдәни мирасын саклау өчен шушындый фильмнар кирәк булуын искәртте. Алар татар мәдәнияте белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, диде.

Фильмнарны шулай ук Каменка, Кузнецк шәһәрләрендә, Индерка авылында да карадылар. Ике фильм да татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтелде.

Татарстан киносы көннәре халыкларның халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында узды. Чара «Татаркино» дәүләт учреждениесе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья Татар конгрессы, «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы ярдәмендә оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100