Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсендә татар галиме Әдһәм Тенишевның 105 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды
Пенза өлкәсенең Индерка авылы урта мәктәбендә күренекле татар галиме, СССР Фәннәр академиясе әгъзасы Әдһәм Тенишевның тууына 105 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узган. Бу хакта Пенза өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
«Әдһәм Рәхимович Тенишев – кеше һәм галим» дип аталган очрашу бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби мирасына багышланган методик семинар кысаларында оештырылган. Чарада төрле фән өлкәсе белгечләре, мөгаллимнәр һәм укучылар катнашкан.
Утырышның төп максаты татар халкының бөек улын искә алу гына түгел, ә аның бүгенге тикшеренүчеләр өчен юл күрсәтүче булып калган фәнни ачышлары турында фикер алышу булган.
- Әдһәм Тенишев — совет һәм Россия төрки телләр белгечләре мәктәбенә нигез салучы, Пензада татар гаиләсендә туган танылган галим.
Методик семинар «Татар мәдәнияте йөзләрдә һәм язмышларда» дип аталган төбәкара мәдәни-агарту марафоны кысаларында үткәрелгән. Проект Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грант ярдәме белән тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз