news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә пилотсыз очкычлар Wildberries складына һөҗүм иткән

Украина пилотсыз очкычлары Пенза өлкәсендәге Wildberries складына һөҗүм иткән. Бу хакта төбәк губернаторы Олег Мельниченко хәбәр итте.

«Дошманның пилотсыз очкычлары Wildberries складына террорчылык һөҗүме ясады. Якынча мәгълүматлар буенча, бер кеше зыян күргән, 200гә якын хезмәткәр эвакуацияләнгән», - дип язган ул МАКС мессенджерында.

Складта янгын чыккан. Урынга ашыгыч ярдәм машиналары, янгын сүндерү расчетлары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук хокук сакчылары килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot