news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә Нәүруз бәйрәме булды

Пенза өлкәсендә Нәүруз бәйрәме булды
penza.tatar

Төрки халыкларның Яңа елы — Нәүрузгә багышлап, Пенза дәүләт университеты 21 март көнне «Нәүруз» фестивале оештырган. Бу хакта penza.tatar хәбәр итә.

Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе чарада халкыбыз мәдәнияте һәм Нәүруз бәйрәме традицияләрен чагылдырган үз мәйданчыгын тәкъдим итә, һәм «Иң милли колоритлы мәйданчык» номинациясендә диплом белән бүләкләнә. 

«Мизгел» вокаль ансамбле катнашындагы концерт программасы бәйрәмнең бизәгенә әверелде, дип яза penza.tatar сайты.

Чарада Пенза дәүләт университетының халыкара эшчәнлек буенча проректоры Глеб Синцов, Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров, Пенза өлкәсе Таҗик милли мәдәни үзәге рәисе Олимджон Шеров мәртәбәле кунаклар буларак катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot