Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсендә көрәш буенча ачык Чемпионат булды
Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәрендә көрәш буенча ачык Чемпионат һәм Пенза өлкәсе беренчелеге узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Чемпионатның мәртәбәле кунаклары арасында Пенза өлкәсе губернаторы киңәшчесе, Пенза шәһәр думасы депутаты, Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров һәм Кузнецк шәһәре Администрациясе башлыгының беренче урынбасары Рәшит Шабакаев бар иде.
Җиһанша Туктаров чараны оештыручыларга, тренерларга һәм катнашучы спортчыларга рәхмәт әйтте һәм мондый спорт ярышларының татар йолаларын, гореф-гадәтләрен саклауда әһәмиятен билгеләп үтте. Ул Кузнецк шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасарына Пенза өлкәсе Көрәш федерациясенең Беренче президенты истәлегенә кубок тапшырды.
Турнирда Кузнецк, Пенза шәһәрләреннән, Кузнецк, Сосновоборский, Неверкинский, Городищенский районнарыннан көрәшчеләр катнашты. 13-35 яшькә кадәр 230 катнашучы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз