news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә «Йөрәктән йөрәккә» чарасында балалар Коръән аятьләре укыды

Пенза өлкәсенең Каменка районы Кикин авылы мәчетендә «Йөрәктән йөрәккә» исемле истәлекле чара узды. Аны Кикино авылының Үзәк мәчете имам-хәзрәте Илдус Такташев һәм Кикин авылы Инвалидлар оешмасы рәисе, Каменка районының Татар мәдәнияте җәмгыяте әгъзасы Фирүзә Бариева оештырды. Чарада шигырьләр яңгырады, балалар Коръән аятьләрен һәм хәдисләрен башкарды. Бу хакта Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр итә.

Чарада 115тән артык кеше катнашты. Алар арасында Кикин авылының төрле төркемдәге һәм яшьтәге инвалидлары, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, тыл хезмәтчәннәре, Үзәк мәчет каршындагы мәдрәсәдә укучылар бар иде.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Каменка районының Татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Рәшит Дәүликамов мөрәҗәгать итте. Ул традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауның, шулай ук халык традицияләренә хөрмәт тәрбияләүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Тантаналы өлеш азагында имам-хәзрәт Илдус Такташев белән күмәк намаз укыдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100