news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә грипптан бер кеше үлгән

Пенза өлкәсендә грипптан үлүнең беренче очрагы теркәлгән. Бу хакта өлкә сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Пациент прививка ясатмаган, авыруның беренче билгеләре ачыклангач та медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәде, үзлектән дәваланды. Медицина оешмасына авыру башланганнан соң ике атна узгач мөрәҗәгать итү, кызганычка каршы, үлем белән төгәлләнде», – дип хәбәр итте Пенза өлкәсенең Сәламәтлек саклау министры урынбасары Марина Воробьева.

Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, хәл начарлангач, авыруны ачыклау өчен һәм дөрес дәвалану өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot