news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә Гадел Кутуй иҗатына багышланган чаралар узачак

17 ноябрьдә «Гадел Кутуй безнең йөрәкләрдә» мәдәни-агарту марафоны кысаларында күренекле татар язучысы, тумышы белән Пенза ягыннан булган Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулуга багышланган чаралар үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Татарстан Республикасы «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча республика ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы гранты ярдәмендә, Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Татар Кынадысы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе үткәрә.

Аерым алганда, бүген Гадел Кутуй иҗатына багышланган «Әдәби мирас» методик семинары узачак. Семинарның максаты: үзара тәҗрибә алмашу, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү кысаларында уку йортларында язучыларның әсәрләрен өйрәнгәндә яңа технологияләр белән танышу һәм күренекле әдәбият, сәнгать эшлеклеләренең исемен мәңгеләштерү.

Татар Кынадысы авылында оештырылган чараларда Пенза, Саратов, Ульяновск өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Идел буеның башка төбәкләреннән килгән галимнәр, язучылар, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Татарстаннан исә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100