news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә «Габдулла Тукайның әдәби мирасы» дип исемләнгән методик семинар башланды

Пенза өлкәсендә «Габдулла Тукайның әдәби мирасы» дип исемләнгән методик семинар башланды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген Пенза өлкәсе Сосновоборск районының Индерка авылында «Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби мирасы» дип исемләнгән методик семинар уза. Чара «Татар мәдәнияте йөзләрдә һәм язмышларда» төбәкара мәдәни-агарту марафоны кысаларында оештырылган. Бу хакта Пенза өлкәсе татар автономиясе хәбәр итә.

Семинарда мәртәбәле кунаклар, педагогик хезмәт ветераннары, мәгариф өлкәсе белгечләре, Пенза өлкәсе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм мәгарифне үстерү институтлары вәкилләре, мәктәп директорлары һәм Пенза өлкәсенең туган тел һәм әдәбият укытучылары, спикерлар, укучылар, ата-аналар, волонтерлар, яшьләр, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

Программада татар теле һәм әдәбиятын укытуның заманча методикаларын өйрәнү, мастер-класслар, ачык дәресләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылган. Чаралар үсеп килүче буын арасында Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән, диелә хәбәрдә.

Семинар ике төбәкнең – Пенза өлкәсе һәм Татарстан Республикасы педагоглары, методистлары һәм милли-мәдәни оешма вәкилләре өчен һөнәри диалог мәйданы булып тора.

«Татар мәдәнияте йөзләрдә һәм язмышларда» төбәкара марафоны татар халкының мәдәни үзенчәлеген саклауга, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән.

Фото: Пенза өлкәсе татар автономиясе

news_right_1
news_right_2
news_bot