news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсендә балалар өчен татар теле курслары ачылды

Пенза өлкәсенең Каменка шәһәрендә «Ак калфак» оешмасы тәкъдиме белән 6-9 яшьлек балалар өчен татар теле курслары ачылды. Балаларны 40 елдан артык стажы булган Равилә Баткаева укыта. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

«Ак калфак» оешмасы рәисе Эльмира Васильева һәм аның урынбасары Галия Тенишева беренче дәрескә килде. Алар балаларга Г.Тукай әкиятләре татар, рус һәм инглиз телләрендә язылган китаплар бүләк итте. Дәресләр ял көннәрендә «Интеллект» Мәгариф Үзәгендә узачак.

Әлеге үзәкнең директоры – «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Әдилә Багирова. Параллель рәвештә балалар һәм өлкәннәр өчен төркемнәргә җыю бара. Беренче дәрестән соң ата-аналар бик күп уңай бәя бирде. «Ак калфак» оешмасы вәкилләре дә балалар белән дәрестән соң төрле мастер-класслар үткәрергә җыена, дип хәбәр итә оешма җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100