Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсендә «Абашев бизәкләре» фестивале узачак
Пенза өлкәсенең Мәдәният һәм туризм министрлыгында «Абашев бизәкләре» II Халыкара традицион һәм заманча этник иҗат фестивален уздыру кысаларында «Этноавыл» тематик мәйданчыгын оештыру мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырыш Пенза өлкәсе Мәдәният һәм туризм министры урынбасары Илдар Мәүлетов җитәкчелегендә узды.
Утырыш эшендә Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясеннән башкарма директор Дания Рамазанова; татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Каюм Насыйри үзәге методисты Динә Янгуразова катнашты.
Очрашу барышында шәһәр һәм өлкә милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре этноавылны оештыруның төп моментлары, шул исәптән милли хуҗалыкларны визуаль бизәү, халык көнкүреше элементларын торгызу, шулай ук гастрономия программасы һәм мастер-класслар уздыру турында фикер алышты.
«Абашев бизәкләре» фестивале 2026 елның 21-23 августында Пенза шәһәренең Юбилей мәйданында Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко инициативасы белән оештырылган «Гордость» төбәк проекты кысаларында узачак. Чара Пенза өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә үтә.
Бу бәйрәм төрле милләт кешеләрен чын-чынлап берләштерә, безнең көчебез — дуслыкта, үзара аңлашуда һәм бер-беребезнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итүдә икәнен искә төшерә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз