news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсе Югары Әләзән авылы туган көнен билгеләп үтте

Пенза өлкәсе Городище районы Югары Әләзән авылының туган көнен билгеләп үттеләр. Чара барлык авыл халкы һәм кунаклары өчен чын вакыйгага әверелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмнең төп чараларының берсе Югары Әләзәннең кунакчыллыгын һәм чәчәк атуын символлаштырган керү стеласын ачу булды. Кызыл тасманы Пенза өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Рөстәм Агишев, Городище районы башлыгы Павел Мигин, Югары Әләзән авылы мәчете имам-хатыйбы Фидаил Бикмаев кисте.

Шуннан соң чарада катнашучылар мемориаль комплекска чәчәкләр куйдылар һәм төзелә торган мәчеттә булдылар. Бәйрәм кунакларын үзләренең чыгышлары белән иҗат коллективлары сөендерде, ә актив ял яратучылар спорт ярышларында катнашты. Пенза өлкәсе татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Винера Мөхәммәтҗанова авыл халкына җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

«Авылда шундый стела барлыкка килүе бик яхшы! Яшь буынны тәрбияләргә, буыннар алмашынуын сакларга, татар мәдәниятен һәм телен үстерергә кирәк. Бу бәйрәм авылның туган көне дә, зур һәм тату гаилә бәйрәме дә!» - диде ул.

Винера Мөхәммәтҗанова шулай ук мохтарият эшчәнлегендә актив катнашучыларның хезмәтләрен билгеләп үтте, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Югары Әләзән авылының туган көне төрле буын кешеләрен берләштереп, туган җиргә мәхәббәт белдерә торган истәлекле һәм якты вакыйгага әверелде, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot