Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсе XVI Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерләнә
Пенза өлкәсе Кузнецк районының Кече Труев авылында 26-28 июньдә узачак масштаблы XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе алдыннан М.Ю.Лермонтов исемендәге өлкә китапханәсендә «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе» дип аталган семинар-практикум узган. Бу хакта Пенза өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Әлеге мөһим милли бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрү максатыннан чара төбәкнең мәдәният өлкәсендәге төп белгечләрен, шулай ук Пенза өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе вәкилләрен бергә җыйган.
Фото: Пенза өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе
XVI Бөтенроссия авыл Сабантуеның программасы бай һәм кызыклы булырга тиеш, дип көтелә. Кунакларга татар мәдәнияте дөньясы белән танышу мөмкинлеге, традицион уеннар, милли көрәш, милли аш-сулар, халык һөнәрләре һәм мастер-класслар, шулай ук үзешчән иҗат коллективлары катнашындагы масштаблы концерт программасы тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасыннан килгән алдынгы экспертлар семинарның төп спикерлары булган. Алар үзләренең күпъеллык тәҗрибәсе һәм һөнәри белемнәре белән уртаклашкан.
Семинарда төбәкнең мәдәни-ял итү учреждениеләреннән 62 белгеч, Пенза сәнгать колледжы студентлары һәм өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе вәкилләре катнашкан.
Фото: Пенза өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз