news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе Варежка бистәсендә мәчет төзелешенә матди ярдәм җыялар

Пенза өлкәсе Варежка бистәсендә мәчет төзелешенә матди ярдәм җыялар
Нурулла хәзрәт Әхтәмов

Бүген Пенза өлкәсе Варежка шәһәр тибындагы бистәсендә мәчет ачылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Пенза өлкәсенең күпфункцияле ислам үзәге рәисе Нурулла хәзрәт Әхтәмов хәбәр итте.

«Проект – Пенза өлкәсе күп функцияле ислам үзәгенеке. Оешма мөфтият составында булмаса да, аның эшчәнлеген тулыландыра дип әйтеп була. Безнең якта эшли торган ике мәчет бар. Берсе - Батрак авылында, икенчесе - Тамала шәһәр тибындагы бистәдә. Бүген ифтар вакытында без төзегән мәчетнең ачылышы булды. Бинаның эчке өлешендә косметик ремонт ясалган, намаз уку бүлмәсе, тәхарәтханә әзер. Шуңа да карамастан, эшләп бетерәсе эшләр бар әле», - диде ул.

Аның әйтүенчә, кайбер мәсьәләләр әле хәл ителеп бетмәгән. «Бүгеннән башлап мәчет намаз уку өчен үз ишекләрен ачачак, ләкин мәсьәләләр тора-бара хәл ителер, эшләнеп бетәр дип уйлыйм. Матди ярдәм булыр дигән өметтә калам», - диде Нурулла хәзрәт Әхтәмов.

«Шулай ук безнең кечкенә генә мәдрәсәбез бар, без аны «Мәктәп» дип атыйбыз. Ул Каменка мәчете янында урнашкан. Без корган план тизрәк чынга ашсын өчен, проектларга теләктәшлек белдерүчеләр булсын иде дип тырышабыз. Мәчет эчендә күпфункцияле үзәк була. Чыгымнарны иганәчеләр, битараф булмаган халык каплый. Барлык оештыру, төзү эшләрен үзебез алып барабыз. Мондый үзәккә ярдәм кирәк булган һәркем мөрәҗәгать итә алачак», - дип аңлатты хәзрәт.

Ул Варежка бистәсендә 15ләп таҗик гаиләсе яшәвен әйтте. «Алар бу якларга күченеп килгәннәр. Шул ук юл буйлап барсаң, Кочалейка авылына килеп чыгасың. Бу - татар авылы. Авылга кадәр барып җитә алмаучылар әлеге мәчет янында туктап, намаз укый ала. Шулай ук, мәчеттән М5 (Мәскәү - Чиләбе) трассасы да ерак түгел, юлда булучылар безнең мәчеткә кереп, ял итеп, хәл алып, намаз укып чыга алачак», - диде.

«Мөселманнарны шушы изге эшкә җәлеп итәсебез килә. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисендә Рамазан аенда кылынган саваплы гамәлләр 700гә тапкырлана, диелә. Мәчет төзелешендә матди ярдәм күрсәтү - гөнаһлар ярлыкансын өчен әйбәт мөмкинлек», - диде Нурулла хәзрәт Әхтәмов.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитларны мәчетнең телеграм каналыннан таба ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100