news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе Татар Кынадысы авылында Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган бәйрәм булды

«Татар Кынадысы авылында 3 меңгә якын кеше яши, мәктәптә 600ләп бала укый», – диде «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов.

Пенза өлкәсе Татар Кынадысы авылында Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган бәйрәм булды
Альберт Борһанов

17-18 ноябрьдә Пенза өлкәсе Татар Кынадысы авылында Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган төбәкара конференция һәм мәдәни чаралар узган.

«Татар Кынадысы авылында 3 меңгә якын кеше яши, мәктәптә 600ләп бала укый. Татарча матур чыгыш ясаган укучыларны күрдек. Авыл балалары Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен сәхнәләштерде, шигырьләрен сөйләде. Язучының иҗаты, тормыш юлы турында докладлар тыңладык. Балаларның активлыгы, кызыксынучанлыгы бик ошады», – диде «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © Альберт Борһанов

Альберт Борһанов Татар Кынадысы авылында бер урам Гадел Кутуй исемен йөрткәнен, мәктәптә язучының музее барлыгын әйтте. Кунакларны музей белән таныштырганнар.

Конференциядә Альберт Борһанов Гадел Кутуйның тормыш юлы үрнәгендә татар шәхесләренең роле һәм аларның исемен мәңгеләштерү турында чыгыш ясаган.

Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган ике көнлек чаралар Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстанның «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге» ярдәмендә үткәрелгән. Аларда Татарстан Республикасыннан, Пенза, Самара, Саратов өлкәләреннән галимнәр, укытучылар, язучылар, мәктәп укучылары катнашкан.

Фото: © Альберт Борһанов

  • Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев 1903 елның 28 ноябрендә хәзерге Пенза өлкәсе Кузнецк районы Татар Кынадысы авылында дөньяга килә. Башта туган авылы мәдрәсәсендә, 1912 елдан – Саратов губернасы Алексеевский авылында рус мәктәбендә, соңыннан Самара шәһәрендә рус-татар мәктәбендә укый.
  • 1920 елда Казанга килә. 1929 елда Шәрекъ педагогика институтын тәмамлаганнан соң, урта мәктәптә, Казан авиация техникумында (1932–1941), Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында рус теле һәм әдәбияты укыта.
  • Бөек Ватан сугышы елларында Кутуй «Кызыл сугышчы», «Ватанны саклауда», «Тревога», «Алга, дошман өстенә» фронт газеталарының хәбәрчесе була, аларда, сугышта күргәннәрен чагылдырып, үзенең очерклар сериясен, хикәяләрен, шигырьләрен бастыра. «Тапшырылмаган хатлар» (1935) һәм «Рөстәм маҗаралары» (1944) повестьлары һ.б. авторы
  • Гадел Кутуй 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеж шәһәре хәрби госпиталендә вафат була.

Белешмә Tatarica онлайн – энциклопедиядән алынды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100