news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсе татар автономиясе вәкиле мактау билгесе белән бүләкләнде

Пенза өлкәсе татар автономиясе вәкиле мактау билгесе белән бүләкләнде
Фото: Пенза өлкәсе татар автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеме

Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко Пенза өлкә филармониясенең Орган залында хезмәттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән гражданнарга дәүләт һәм төбәк бүләкләрен тапшырды. Пенза өлкәсе татар автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә шул хакта хәбәр ителә.

Бүләкләнүчеләр арасында Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең актив әгъзасы, «Белая гора» ял базасы хуҗабикәсе Сафура Әбдрәшитова да бар. Үз казанышлары өчен ул иң югары төбәк бүләкләренең берсенә — Пенза өлкәсе губернаторының мактау билгесенә лаек булды.

2022 елның 26 октябрендә губернаторның 75нче номерлы указы белән гамәлгә куелган бу бүләк икътисад, фән, мәдәният, сәнгать, тәрбия һәм мәгарифтә, гражданнарның сәламәтлеген, тормышын һәм хокукларын саклауда, шулай ук Пенза өлкәсе алдындагы башка әһәмиятле казанышлары өчен гражданнарны бүләкләү формасы булып тора.

Сафура Әбдрәшитова уңышлы эшмәкәр генә түгел, Пенза җирендә татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче актив җәмәгать эшлеклесе буларак та билгеле. Аның хезмәте - туган якка тугрылыкның якты үрнәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot