Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсе татар автономиясе каршындагы «Мизгел» вокаль ансамбле яңа солистлар җыя
Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Мизгел» вокаль ансамбле үзенең иҗат коллективына яңа солистлар җыюы турында игълан итте. Бу хакта Пенза өлкәсе татар автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
«Мизгел» - актив һәм уңышлы эшләүче коллектив, ул инде күп еллар дәвамында төбәкнең төрле чараларында һәм мәйданчыкларында тамашачыларны сөендерә. Ансамбль -төбәк, төбәкара фестивальләр, шулай ук татар халкының мәдәни тормышында аерым урын алып торган «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы лауреаты.
«Мизгел» ансамбле ️җырларга яратучылар һәм үзенең вокаль талантын үстерергә теләүчеләрне, ️сәхнәдә чыгыш ясарга һәм тамашачыларга шатлык бүләк итәргә хыялланучыларны, татар мәдәниятенә якынлыгын тоючы һәм музыка аша аның бер өлеше булырга теләүчеләрне эзли.
Барлык мәсьәләләр буенча һәм тыңлап карау өчен Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз