Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсе татар автономиясе «Безнең мирас» иҗади эшләр онлайн-бәйгесен игълан итте
Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы татар мәдәниятенең күренекле шәхесләренең иҗатын өйрәнүгә багышланган конкурс игълан итте. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Бәйгедә 1–11 сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Катнашу өчен тикшеренү яки иҗади эш язып (5 биткә кадәр), аны 2026 елның 25 сентябренә кадәр penzagrant-58@mail.ru электрон почтасына «Безнең мирас» дигән билге белән җибәрергә кирәк.
Өйрәнү өчен шәхесләр исемлеге:
- Г. Тукай,
- М. Җәлил,
- Ш.К. Камал,
- Г.Ю. Кулахмәтов,
- Э.Р. Тенишев,
- А. Кутуй,
- М. Бигеев,
- К. Тинчурин,
- А.С. Абсалямов,
- Ш. Усманов,
- Х. Шабанов,
- Р. Кутуй,
- М. Мазунов.
Номинацияләр:
- Күренекле шәхесләрнең биографиясе;
- Татар мәдәнияте һәм сәнгатенең күренекле эшлеклеләренең тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар;
- Минем яраткан язучымның (шагыйрьнең, драматургның) иҗат юлы;
- Горурланам синең белән, минем якташым.
Җиңүчеләр сертификатлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы эшләр басма җыентыкка кертеләчәк.
Конкурс «Татар мәдәнияте йөзләрдә һәм язмышларда» төбәкара мәдәният-агарту марафоны кысаларында уза.
Проект Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерү гранты ярдәме белән тормышка ашырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз