news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсе Татар автономиясе активистлары истәлек аллеясын төзекләндергән

Пенза өлкәсе Татар автономиясе активистлары истәлек аллеясын төзекләндергән
Пенза өлкәсе Татар автономиясе

Пенза өлкәсе Татар милли мәдәни автономиясе активистлары Спутник шәһәрендә урнашкан истәлек аллеясын төзекләндергәннәр. Бу хакта Пенза өлкәсе Татар автономиясе ВКдагы үз төркемендә яза.

Аллея Идел буе Болгары дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу хөрмәтенә утыртылган.

Фото: © Пенза өлкәсе Татар автономиясе

Активистлар территориядәге кипкән үлән, узган елгы яфракларны җыйган, агачлар утыртканнар.

Фото: © Пенза өлкәсе Татар автономиясе

Автономия җитәкчесе Җиһанша Туктаров сүзләренә караганда, истәлек аллеясын чистарту һәм төзекләндерү бүгенге көн һәм киләчәк буыннар өчен идеологик компонент булып тора.

Фото: © Пенза өлкәсе Татар автономиясе

«Бу чарада катнашкан Винера Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Самочкина, Динә Янгуразова, Шамил һәм Альбина Шабановлар, Наилә Мөхәммәтҗанова, Ания һәм Җәмилә Мәмлиевалар, Айгөл Кафтаева, Элина Хөсәенова, Екатерина Артамонова, Юлия Горшенина, Ильмира Мөсәгыйтова, Гөлнара һәм Әмир Юлдашевлар, Айгөл Кашаевага рәхмәтләребезне белдерәбез», — дип яза Пенза өлкәсе Татар автономиясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot