Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсе Спутник шәһәрендә «Сабантуй» өлкә бәйрәме узачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Кичә, 17 июльдә, Спутник шәһәренең фонтан мәйданында «Сабантуй-2024» өлкә татар мәдәнияте бәйрәмен уздыру мәсьәләләре турында фикер алышуга багышланган күчмә киңәшмә узган. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Киңәшмәдә Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең активы, Халык иҗаты йорты вәкилләре һәм барлык кызыксынучы яклар 20 июльгә билгеләнгән вакыйгага әзерлек стадияләрен анализлаган.
«Сабантуй-2024»не ачу тантанасы 11:00 сәгатькә планлаштырылган.
Сабантуй сәхнәсендә Пенза өлкәсе солистлары һәм иҗат коллективлары, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артистлары Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар чыгыш ясаячак. Азнакай муниципаль районыннан килгән кунаклар да үзләренең чыгышлары белән сөендерәчәк, диелә хәбәрдә.
«Мондый масштаблы чараны оештыру җентекле әзерлек һәм координацияне таләп итә. Күчмә киңәшмәдә катнашкан һәркемгә конструктив тәкъдимнәре һәм актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәм. Безнең уртак тырышлык белән бәйрәм югары дәрәҗәдә узар һәм барлык катнашучылар һәм кунакларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итәр, дип ышанам», - дигән Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров.
Барлык шәһәр халкы һәм кунакларын «Сабантуй-2024» татар мәдәнияте бәйрәмендә катнашырга һәм әлеге матур чараның бер өлеше булырга чакырабыз, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз