news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе Решетино авылы мәктәбенә татар сыйныфы өчен интерактив такта бүләк иттеләр

22 февральдә Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров һәм аның урынбасары Марат Тенишев өлкәнең Пачелма районы Решетино авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды һәм татар теле сыйныфының эше белән танышты. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Җиһанша Туктаров һәм Марат Тенишев сәфәр барышында мәктәпнең татар теле сыйныфы өчен Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән интерактив такта бүләк итте, ул төбәктә татар телен тагын да нәтиҗәлерәк үстерергә һәм сакларга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

Очрашуда Пачелма районы хакимияте башлыгы урынбасары Александр Фаюстов, Пачелма районы мәгариф бүлеге башлыгы Надежда Колганова, Пачелма районы Решетино авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сафия Клейменова һәм Пачелма районы Решетино авыл советы администрациясе башлыгы Рамил Клейменов катнашты.

Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе милли белем бирү өлкәсендә актив эшләвен дәвам итә һәм һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100