news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе мөселманнары кече хаҗ кылды

Пенза өлкәсе мөселманнары кече хаҗ кылды
Фото: © «Татар-информ»

30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр мөселманнар өчен изге урыннарга кече хаҗ (гомрә) кылган хаҗилар төркеме - Пенза өлкәсеннән 52 кеше Мәскәүнең Домодедово аэропортына төште. Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре РФ мөселманнары Диния нәзарәте яклавы астында эшләүче Россиядәге иң зур мөселман туроператорларыннан берсе булган «Мөслим-Тур» юлламалары буенча хаҗ кылды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төркемнең җитәкчесе, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең хаҗ һәм гомрә бүлеге башлыгы Рифат Әбүзәров әлеге уңайдан үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Хаҗилар, нигездә, Пенза өлкәсенең Урта Әләзән, Югары Әләзән, Индерка, Селәү һәм Мазарлы авылларыннан иде. Шунысы мөһим, бүген яшь мөселманнар, шул исәптән яшь гаиләләр дә, курортта ял итү урынына хаҗ кылуны кулайрак күрә», - дип искәртте ул.

Рифат Әбүзәров сүзләренчә, хаҗилар изге җирләрдә Палестина мөселманнары исәнлегенә дога кылган. Ул күп кенә мөселманнарның хаҗга гаиләләре белән баруын әйтте. Төркемдә иң өлкән хаҗига – 83, иң яшенә (ул әтисе белән хаҗ кылган) 11 яшь булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100