news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе мәктәбе театры Әкиятләр һәм кәсепләр фестивалендә «Шүрәле»не сәхнәләштергән

Пенза өлкәсе мәктәбе театры Әкиятләр һәм кәсепләр фестивалендә «Шүрәле»не сәхнәләштергән
Фото: Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе

6-8 сентябрьдә Пенза өлкәсе Спутник шәһәре яр буенда «Толстопятый» халыкара әкиятләр һәм кәсепләр фестивале узган. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында үз программасын Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк оешмасы белән берлектә Оз авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Муза» театры тәкъдим иткән. Чара кунаклары Габдулла Тукай шигырьләре һәм «Шүрәле» әкиятен сәхнәләштерү белән ләззәтләнә алган.

Автономия каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк оешмасы җитәкчесе Зөлфия Тугушева фестиваль турында тәэсирләре белән уртаклашкан. «20дән артык мәйданчык тәкъдим ителде. Россия халыклары мәдәниятләренең бөтен тирәнлеген һәм күптөрлелеген күрсәтә алган тамаша булды», - дип билгеләп үткән ул.

Рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, туган телләрне саклау һәм үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше өчен Оз авылы мәктәбе директоры Ания Нәзирова һәм татар теле укытучысы Һава Кормашевага рәхмәтебезне җиткерәбез, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100