news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе Кочалейка татар авылын янгын куркынычыннан коткарып калганнар

Пенза өлкәсе Кочалейка татар авылын янгын куркынычыннан коткарып калганнар

Пенза өлкәсе Каменский районы Кочалейка татар авылына янгын куркынычы янаган, әмма халык ярдәме белән янгынны сүндерә алганнар, зыян күрүчеләр юк.

Чыгышы белән Пенза өлкәсеннән – «Сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакыфы» генераль директоры, «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Габдеррәүф хәзрәт Забиров «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтүенчә, Хәмзә хәзрәт Еникиев, җирле халык, бизнесменнар, мчс (гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) хезмәткәрләре ярдәме белән янгынны туктатып калганнар.

«Безнең авыл урман уртасында утырып тора. Кырдан ике яклап янгын башлангач, бөтен авыл халкы янгынны туктатырга чыкты. Бер яктан килгән янгынны сүндерделәр, икенче яктан килгән янгын, Аллаһның рәхмәте белән, авыл эченә кермәде, җил икенче яктан булды. МЧС (гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) хезмәткәрләре ситуацияне контрольдә тота. Пенза өлкәсе, Татарстан, Төркиядә, илебездә яшәүче мөселманнар дога кылды, Аллаһы Тәгалә кабул итсен», – дип сөйләде Габдеррәүф хәзрәт Забиров.

Аның әйтүенчә, Кочалейка авылында 800 кеше яши (пропискада күбрәк кеше теркәлгән), 400 йорт бар. «Бу мәсьәлә буенча кичә Бөтендөнья татар конгрессына, конгрессынң Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка, конгрессның Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаевка, бизнесменнарга, Татарстан Рәисе Аппаратында эшләүче ярдәмчеләргә, Татарстанның Диния идарәсе мөфти-хәзрәтләренә мөрәҗәгать иттек, алар хәбәрдар. Алар да үз өлешләрен кертте, битараф калмадылар, Аллаһы Тәгалә барысыннан да разый булсын», –диде хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100