news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсе авылларында Сабан туйлары башланды

Пенза өлкәсенең Пачелмск районы Решетино авылында, Каменск районы Кобылкино авылларында Сабантуйлары узды.

Бәйрәмдә Пенза өлкәсенең җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчелеге катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Решетино авылында сабан туе ат чабышыннан башланды. Чабышлар программасына биш ярыш кертелгән иде.

Пачелмск районы Татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Марат Тенишев Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Җиһанша Туктаровның сәламләү хатын укыды. Авыл хезмәтчәннәренә Татарстан мохтариятеннән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Кобылкино авылында бәйрәм басуда башланды, анда традицион «аш» узды. Урамда ук татар ашлары әзерләделәр. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Каменск районының Татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Рәшит Девликамов Татарстан мохтарияте рәисенең сәламләү хатын укыды, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Сабантуй бәйрәм салюты һәм дискотека белән тәмамланды.

Сабантуй Сурск краеның башка районнарында да дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100