news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза мөселманнарын өлкәнең Татар милли мәдәни автономиясе зур ифтарга җыйды

Пенза мөселманнарын өлкәнең Татар милли мәдәни автономиясе зур ифтарга җыйды
Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе

Пенза өлкәсе Татар милли мәдәни автономиясе 17 апрель көнне шәһәрнең хакимият бинасында зурлап ифтар ашы оештырган. Бу хакта Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Фото: © Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе

«Өлкә хакимияте җитәкчесе урынбасары Олег Ягов өлкә губернаторы Олег Мельниченкодан рәхмәт сүзләрен җиткерде, бу чарада катнашучылар барысы да Пенза өлкәсенең нигезен тәшкил итә, тынычлык һәм дуслык үрнәге булып тора, дип белдерде», — дип яза чыганак.

Фото: © Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе

Ифтарда, шулай ук, өлкәнең мөфтие Ислам хәзрәт Дашкин, шәһәр башлыгы Александр Басенко, шәһәр Думасы җитәкчесе Владимир Мутовкин да катнашкан.

Фото: © Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе

Чарага килүчеләр иң элек махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән якташлары Ринат Улубиковны искә алганнар. Ифтарда аның әнисе һәм кыз туганы катнашкан.

Фото: © Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе

Өлкәнең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Җиһанша Туктаров һәм Олег Ягов аларга бүләкләр тапшырган.

Фото: © Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе

Пенза өлкәсе Татар автономиясе язганча, ифтарда катнашучы дин әһелләре Рамазан аеның фазыйләтләрен сөйләгән, өлкәнең мөфтие, Коръән хафиз Ислам хәзрәт Дашкин Коръән-Кәримнән аятьләр укыган, шулай ук, бар җәмәгать бергәләп Россия иминлеге өчен дога кылган. Ахшам намазына азанны җирле мөселман дини оешмасы рәисе Рәфыйк хәзрәт Шабанов әйткән.

Фото: © Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе

«Чара ахырында Җиһанша Туктаров барлык милләтләр һәм конфессияләр мәдәнияте һәм традицияләренә карата хөрмәт һәм саклык белән карау — күпмилләтле Пенза төбәгенең аерылгысыз өлеше, дип билгеләп үтте», — дип яза Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100