Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза мөселманнарының икенче төркеме гомрә хаҗына китте
23 кешелек төркем Рушан хәзрәт Бибарсов җитәкчелегендә гомрә хаҗы кылачак.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза мөселманнарның икенче төркеме изге сәфәргә кузгалды.
Пенза өлкәсендә яшәүче мөселманнарның 23 кешелек төркеме Рушан хәзрәт Бибарсов җитәкчелегендә гомрә хаҗы кылырга китте. Бу хакта Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Булачак хаҗиларны озатырга дип якыннары, туганнары һәм шулай ук Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә килде.
Тәҗрибәле гидлар хаҗ кылучыланы Согуд Гарәбстаны территориясендә булган вакытта озатып йөриячәк. Алар барлык кирәкле документларны булдырып, медицина хезмәте күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәчәк, изге Мәккә һәм Мәдинә җирендә хаҗ кылу кагыйдәләрен һәм таләпләрен үтәгәндә үзләренең киңәшләре белән ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз