news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Мәскәү Ислам көллиятен тәкъдим иткәннәр

Көллияттә югары дини һәм дөньяви белемгә ия булган мөгаллимнәр укыта.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылы Җәмигъ мәчетендә Мәскәү өлкәсе Ислам көллиятен тәкъдим иткәннәр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Али хәзрәт Хәсәнов уку йортының өстенлекләре турында җентекләп сөйләү өчен Мәскәүдән махсус килгән. Ул «Мәскәү өлкәсе Ислам көллияте» дини һөнәри белем бирү оешмасының Россия мөселманнарының рухи лидеры, Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән ачылуын искәрткән. Көллиятне Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәкләштерелгән дини оешмасы гамәлгә куйган.

«Бездә студентлар «Ислам гыйбадәте» белгечлеге буенча белем ала. Көндезге бүлектә уку вакыты – 2 ел 10 ай, читтән торып уку бүлегендә - 3,5 ел. Көллияттә укыту программасының нигезен Коръән, тәфсир, гакыйдә, хәдис, фикһ һ.б. дини дисциплиналар тәшкил итә. Шулай ук рус, гарәп һ.б. телләрне өйрәнәләр», - дигән Али хәзрәт.

Аның сүзләренчә, студентлар психология, хокук нигезләре, педагогика кебек фәннәрне үзләштерәчәк. Көллияттә югары дини һәм дөньяви белемгә ия мөгаллимнәр укыта.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100