news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең татар автономиясе балалар өчен беренче тапкыр Яңа ел бәйрәме үткәрде

Бәйрәмдә татар халык көйләре һәм җырлар яңгырады.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 26 декабрьдә Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе балалар өчен беренче тапкыр Яңа ел бәйрәме уздырды.

Барлык кунакларны автономия рәисе Җиһанша Туктаров сәламләде. «Без берләшеп кенә халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап кала алабыз», — диде ул.

Балаларның Яңа ел тамашасына әкият геройлары — Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, Шүрәле килде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә татар халык көйләре һәм җырлар яңгырады. Автономия кечкенә кунаклар өчен Яңа ел бүләкләре дә әзерләгән.

«Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы активы бәйрәмне күңел җылысын биреп оештырган, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100