Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенза өлкәсенең Селәү татар авылында стелла урнаштырдылар
Ярымай куелган ике шпиль авылда ике мәчет булуын күрсәтә, ә ачылган китап — татарларның, мөселманнарның белемгә омтылышын сурәтли.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Селәү татар авылында символик стелла урнаштырдылар.
Проектны оештыручы һәм инициаторы — «Шәех Сәед» мәдрәсәсен тәмамлаган, хәзер Селәү авылы мәчете имамы булып эшләүче Равил хәзрәт Арсланов, дип хәбәр итте үзенең Фейсбуктагы аккаунтында «Шәех Сәед» мәдрәсәсе директоры урынбасары Али Хәбибуллин.
Стелла авылга керә торган җирдә урнашкан. Ярымай куелган ике шпиль авылда ике мәчет булуын күрсәтә, ә ачылган китап — татарларның, мөселманнарның белемгә омтылышын сурәтли.
Стелланың тексты авылның 300 еллык тарихы белән таныштыра, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз