news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсенең иң өлкән имамы Фатыйх Еникиев вафат булган

Аңа 85 яшь иде.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе Мөселман өммәте зур югалту кичерә. Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең иң өлкән имамы Фатыйх Әюп улы Еникиев вафат булды. Аңа 85 яшь иде.

Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, Фатыйх хәзрәт Пенза өлкәсенең Неверкин районы Бигей авылында туган. 1960 елда гаилә корган. Өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергән.

1960-1970 елларда ул Бигей авылы колхозында тракторчы булып эшли. Аннары 1980 елдан алып пенсиягә чыкканчы янгын сүндерүче булып эшләгән. 1980 ел ахырында әнисеннән калган китаплардан гарәп язуын һәм динне өйрәнә башлаган. 1995 елда Фатыйх Еникиевне авыл мәчетендә казначей итеп билгелиләр. Шул елны аның җитәкчелегендә яңа мәчет төзелә башлый һәм аны имам итеп билгелиләр.

«Фатих хәзрәт яшь буынга ярдәм иткән һәм аларның остазы булган. Алар белән үзенең белеме һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Ул укымышлы, Аллаһы Тәгалә юлында нык, йомшак һәм гадел кеше иде», диелгән Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot