news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсендә Закир Курмаев истәлегенә шахмат турниры җиңүчеләре билгеле

Турнир нәтиҗәләре буенча Мокшан эшчеләр бистәсе командасы – беренче, Рузаевка шәһәре шахматчылары – икенче, Саранск шәһәреннән килгән команда өченче урынга лаек булды.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елның 5 гыйнварында Пенза өлкәсенең Исса бистәсендә Исса районының мактаулы гражданины Закир Курмаев истәлегенә шахмат буенча ачык турнир узды.

Турнирның тантаналы ачылышы район башлыгы урынбасары Николай Хрипуновның сәламләү сүзләре белән башланды. Чарада «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Җиһанша Туктаров, башкарма комитет әгъзалары А.Рәхмәтуллин һәм В.Мөхәммәтҗанова катнашты, диелә Пенза татарларының инстаграмдагы сәхифәсендә.

Аларның һәркайсы Закир Курмаевның район һәм Пенза төбәген үстерүдәге эшләрен билгеләп үтте. Җиһанша Туктаров, турнирда катнашучылар һәм кунакларны сәламләп, яшь уенчыларга уңышлар һәм сәламәтлек теләде.

Интеллектуаль уенда иң яхшыларны 8 команда арасында ачыкладылар. Турнир нәтиҗәләре буенча Мокшан эшчеләр бистәсе командасы – беренче, Рузаевка шәһәре шахматчылары – икенче, Саранск шәһәреннән килгән команда өченче урынга лаек булды.

Исса районы татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Рәфыйк Йосыпов җиңүчеләргә «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы исеменнән кубоклар һәм медальләр тапшырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot